news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» уенчысы үзенең ничек ураза тотуы турында сөйләде

Шушы көннәрдә Альберт Яруллин Казан клубы белән контрактын киләсе сезон азагына кадәр озайтты.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Казан «Ак Барс»ының 27 яшьлек уенчысы Альберт Яруллин мөселманнар өчен изге Рамазан аеның ничек үтүе турында сөйләде.

«Мин сезгә Рамазан аен ничек үткәрүем турында сөйлим. Иртән сәгать 11гә кадәр йоклыйсың, аннары үз эшләрең белән шөгыльләнәсең, ә 16да тренировка башлана. Беренче тапкыр 19: 30 тирәсендә ашарга мөмкин. Аның каравы, бер стакан суның кадерен белә башлыйсың. Икенче кичке аш якынча уникенче яртысыда була. Бу - минем динем, мин ислам таләп иткән бөтен нәрсәне үтим», — дип сөйләгән Яруллин «Спорт-Экспресс»ка.

Уенчы сүзләренә караганда, хоккей аңа дини йолалар кылырга комачауламый. Хәтта уеннар вакытында да.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100