Kazan-Arena стадионы ДЧ футбол матчларын үткәрүгә 2016 елда ук әзер булачак - Мутко

2018 елда 14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә 12 стадионда футбол буенча Дөнья чемпионаты матчлары узачак

  (Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Казанда 2015 елда Спортның су төрләре буенча ДЧ узачак Kazan-Arena стадионы 2016 елда ук футбол буенча ДЧ матчларын үткәрүгә әзер булачак. Бу хакта бүген Россия спорт министры Виталий Мутко белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Искәртеп үтик, 2018 елда 14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Саранск, Калининград, Волгоград, Екатеринбург, Самара, Сочи һәм Ростов-на-Дону кебек 11 шәһәрендә 12 стадионда футбол буенча Дөнья чемпионаты матчлары узачак.