news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" клубы Владимир Ткачев белән килешүне озайтты

Хоккейчының Милли хоккей лигасына китү мөмкинлеге турындагы фаразларга нокта куелды.

(Казан, 3 май, "Татар-информ"). Казанның "Ак Барс" хоккей клубы һөҗүмче Владимир Ткачев белән килешүне озайтты. Бу хакта Казан клубының рәсми сайты хәбәр итә. Яңа килешү нигезендә 23 яшьлек хоккейчы тагын ике ел Казан командасы данын яклаячак.
 
Бу сезонда Владимир Ткачев "Ак Барс" составында 73 уенда бозга чыкты һәм 43 (17+26) очко җыйды. Хәзерге вакытта хоккейчы ил җыелмасы составында дөнья чемпионатына әзерләнә. Тренерлар штабы аны Россия җыелма командасының киңәйтелгән исемлегенә кертте.
 
Сүз уңаеннан, сезон төгәлләнгәч, Владимир Ткачевның Милли хоккей лигасына китү ихтималы турындагы хәбәрләр дә булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot