news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» КХЛның Көнчыгыш конференциясе финалының беренче уенында оттырды

«Ак Барс» — «Авангард» — 1:3.

«Ак Барс» КХЛның Көнчыгыш конференциясе финалының беренче уенында оттырды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасына 1:3 исәбе белән җиңелде. Бу командалар өчен плей-офф этабының өченче турының беренче уены булды. Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясенең финалы башланды.

  • Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Авангард» исәбендә бер җиңү, «Ак Барс» җиңелеп бара. Моңа хәтле плей-оффның беренче турында «Ак Барс» Түбән Новгородның «Торпедо» командасын һәм икенче турда Уфаның «Салават Юлаев»ын җиңеп, өченче турга үтте.

Беренче период. Уникенче минутта «Авангард» хоккейчысы Кирилл Готовец исәпне ачты (0:1).

Икенче период. Ундүртенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, һөҗүмче Кирилл Петров исәпне тигезләштерде (1:1).

Өченче период. Унсигезенче минутта «Авангард» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов гол кертте (1:2). Периодның соңгы секундларында «Ак Барс»ның буш капкасына алка керде, гол авторы — Клим Костин (1:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Билалов);
  • Доус — Галимов — Тихонов, Викстранд — Яруллин;
  • Лукоянов — Глухов — Фисенко, Мёрфи — Хенкель;
  • Песонен — Кормье — Петров, Юдин — Лямкин;
  • Галиев — Бурмистров — Воронков (Сафонов), Журавлёв.

 «Авангард»

  •  Грубец (Бобков);
  • Костин — Найт — Буше, Шәрипҗанов — Покка;
  • Ковальчук — Зернов — Толчинский, Емелин — Каски;
  • Чинахов — Семёнов — Хохлачёв, Готовец — Береглазов;
  • Комаров — Каблуков — Дедунов (Грицюк), Чистяков.

«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда 5 апрель көнне үткәрәчәк. Уен 19:00 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100