420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Бу көннәрдә өйдә калучыларга ярдәм итү һәм берләштерү өчен, Россия Спорт министрлыгы социаль челтәрләрдә башлап җибәргән «Спорт - тормыш нормасы» чарасына Татарстан Республикасының спорт җәмәгатьчелеге дә кушыла. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.
«Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында республиканың спорт федерацияләре җитәкчеләре инициативасы белән «Демография» милли проектының татар вәкилләре, шул исәптән башка төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче, массакүләм күнегүләр сериясен турыдан-туры эфирда үткәрәчәк.
Шәхси Instagram-аккаунтларда live режимында бөтен дөньядан татарлар дәресләр уздырачак:
Live-күнегүләргә ике континентта урнашкан Сан-Франциско, Мәскәү, Красноярск, Казан, Уфа, Кукмара, шулай ук республиканың башка шәһәрләре һәм районнары кушылачак.
Һәр тренировка 1 сәгать чамасы барачак; аның зур өлеше турыдан-туры спорт күнегүләренә багышлана, шулай ук онлайн-дәресләрне алып баручылар тамашачылар эфирына сайлап алына, алар белән аралашачаклар һәм аларның сорауларына реаль вакыт режимында җавап бирәчәкләр.