news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитованың әтисе Олимпия чемпионының өйдә ничек шөгыльләнүен күрсәтте

Фигуралы шуу остасы моннан берничә көн элек Казанга килде.

Алинә Заһитованың әтисе Олимпия чемпионының өйдә ничек шөгыльләнүен күрсәтте
instagram.com/azagitova

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова – бүгенге көндә Казанда. Ул бирегә бер атна элек килде һәм үзенең әти-әнисе белән яши. Алинәнең әтисе, «Ирбис» хоккей клубының («Ак Барс» системасына керә) баш тренеры Илназ Заһитов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә фото урнаштырды. Фотода аның хатыны Ләйсән кызына күнегүләр ясарга ярдәм итә.

Шунысын да искәртик: узган елның ахырында Заһитова спорт карьерасын туктатып торачагы хакында белдергән иде.

Алинә әйтүенчә, ул алдагы сезонда спорт ярышларында катнашмаячак, шулай да төрле шоуларда чыгыш ясаячак һәм күнекмәләре өстендә эшләүне дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot