news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада төзекләндерелгән хоккей мәйданчыгын ачтылар

Анда «Символик хоккей матчы» спорт бәйрәме узды.

Түбән Камада төзекләндерелгән хоккей мәйданчыгын ачтылар
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада 25нче гимназия территориясендә төзекләндерелгән хоккей мәйданчыгын ачу уңаеннан «Символик хоккей матчы» спорт бәйрәме узды. Чараны «Түбән Кама Нефтехим»  ГАҖ оештырды.

Предприятиенең «Волки Нефтехима» командасы һәм «Факел» ишегалды клубы уенчылары арасындагы матч булды. Матч 1:1 исәбе белән тәмамланды. Уенда катнашучыларның һәркайсы очрашу турында символик бүләк алды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ремонтланган хоккей тартмасы җирле халык һәм спорт сөючеләр өчен чын бүләк булды, алар аны кәшәкәле уеннар өчен генә түгел, ә башка кышкы спорт төрләре өчен дә куллана алачак.

25нче гимназия территориясендәге 21нче микрорайондагы хоккей тартмасы, шулай ук 36нчы микрорайонда 19нчы мәктәп территориясендә урнашкан мәйданчык 2020 елда Түбән Кама шәһәр Советы депутатлары —  Шинчылар сайлау округыннан Родион Булашов һәм Вокзал сайлау округыннан Федор Томилов инициативасы белән яңартылды.

36нчы микрорайондага мәйданчык 9 февральдә ачылачак. «Түбән Кама Нефтехим» ремонт өчен 600 мең сум акча бүлеп биргән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100