news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сезон тәмамлангач, Владимир Алекно «Зенит-Казан» баш тренеры вазифасыннан китә

54 яшьлек белгеч Казан клубын тугыз тапкыр ил беренчелегендә чемпионлыкка китерде һәм команда белән Чемпионнар лигасында биш тапкыр отты.

Сезон тәмамлангач, Владимир Алекно «Зенит-Казан» баш тренеры вазифасыннан китә
Илнар Төхбәтов

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). «Зенит-Казан» волейбол клубының баш тренеры Владимир Алекно быелгы сезон тәмамланганнан соң үз вазифасыннан китәчәк. 

«Алекно «Зенит-Казан» волейбол клубының баш тренеры вазифасыннан үз теләге белән китә. Ул бу хакта клубка хәбәр итте», — дип китерә РИА Новости Казан клубы вице-президенты Илһам Рәхмәтуллин сүзләрен.

Алекно 2008 елдан бирле «Зенит»та күнекмәләр үткәрде. 54 яшьлек белгеч Казан клубын тугыз тапкыр ил беренчелегендә чемпионлыкка китерде һәм команда белән Чемпионнар лигасында биш тапкыр отты.

2012 елда аның җитәкчелегендә Россия җыелма командасы Лондондагы Олимпия уеннары чемпионы булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100