news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зарипов уен ахырына хәтле дисквалификацияләнсә дә, «Ак Барс» җиңә алды

«Автомобилист»ка каршы уенда «Ак Барс» ике минут дәвамында ике кешегә азрак уйнап та алка керттермәде.

Данис Зарипов уен ахырына хәтле дисквалификацияләнсә дә, «Ак Барс» җиңә алды
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта җиңү яулады. «Автомобилист» командасына каршы уен 2:3 исәбенә төгәлләнде.

Әлеге матчта «Ак Барс» һөҗүмчесе Найджел Доус катнашмады, «Ак Барс»ның официаль сайтында хәбәр ителгәнчә, ул «Трактор»га каршы уенда көндәш команда хоккейчысына тезе белән бәргән өчен бер уенга дисквалификацияләнде. Ә шул ук уенда хөкемдарлар тарафыннан көндәшенең башына һөҗүм ясаган дип бәяләнгән Патрис Кормьены Континенталь хоккей лигасының спорт дисциплинасы комитеты аклады. Ул да бүгенге уенда катнашмаска мөмкин иде.

Беренче периодның сигезенче минутында исәп ачылды, алканы «Ак Барс» сакчысы Кристиан Хенкель кертте. Унынчы минутта «Автомобилист» һөҗүмчесе Брукс Мэйсек исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче периодта голлар булмады.

Өченче периодның беренче секундларында ук Михаил Глухов «Авангард» капкасына гол кертте (1:2). Период уртасында, «Ак Барс» капкачысы Тимур Билалов уенны тоткарлаган өчен, хөкемдарлар команданы азчылыкта калдырырга карар кылды. «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов, моның белән килешмичә, хөкемдарлар белән сөйләшмәкче булды. Хөкемдарлар аның үз-үзен тотышын тәртипсез дип бәяләде һәм каршы эндәшүе өчен уен ахырына хәтле дисквалификацияләделәр.

Командалар ике минут дәвамында бишкә өч форматында уйнады. «Ак Барс» ике минут буе ике кешегә ким уйнаса да, чыдады, алка керттермәде. Уникенче минутта, «Автомобилист»ның күпчелеге тәмамлануга, «Ак Барс» уенчысы Стефан Да Коста гол кертте (1:3).  Уналтынчы минутта «Автомобилист» һөҗүмчесе Андрей Обидин алка кертте (2:3).

Командалар составы:

«Автомобилист»

  • Коварж (Гросс);
  • Белоусов — Дацюк — Макеев, Трямкин — Василевский;
  • Голышев — Холланд — Мэйсек, Геноуэй — Зборовский;
  • Хрипунов — Жукенов — Бочаров, Арзамасцев — Хольцер;
  • Обидин — Протапович — Литовченко (Суслов), Зайцев.

«Ак Барс»

  • Билалов  (Мифтахов);
  • Любимов — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Мёрфи;
  • Воронков — Галимов — Зарипов, Педан — Хенкель;
  • Песонен — Кормье — Фисенко, Юдин — Лямкин;
  • Лукоянов — Глухов — Глухов (Сафонов), Рукавишников.

Киләсе уенны «Ак Барс» Магнитогорск шәһәрендә үткәрәчәк. «Металлург» — «Ак Барс» матчы 5 февраль көнне 17:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100