news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Казанда 2016 елдан бирле җиңә алмаган команданы отты

«Ак Барс» — «Витязь» уены исәбе — 5:2.

«Ак Барс» Казанда 2016 елдан бирле җиңә алмаган команданы отты
архив/Михаил Захаров

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Подольск шәһәренең «Витязь» командасына каршы уенда җиңде. Казан хоккейчылары 5:2 исәбе белән отты. Моңа хәтле «Ак Барс» «Витязь»не 2016 елда җиңгән иде.

Бүгенге матчта «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов уйнамады. «Ак Барс» составында беренче тапкыр 18 яшьлек хоккейчылар Артур Әхтәмов һәм Артур Бровкин күрсәтелде. «Витязь» командасы өчен «Ак Барс» тренеры Дмитрий Квартальновның абыйсының улы Данила Квартальнов уйнады.

Уенга «Ак Барс»ның элеккеге тренеры Зиннәтулла Билалетдинов та килгән иде.

Беренче период. Бишенче минутта «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин исәпне ачып җибәрде (1:0). Ундүртенче минутта Джастин Азеведо «Витязь» капкасына икенче алканы кертте (2:0). Уналтынчы минутта «Витязь» һөҗүмчесе Алексей Макеев гол кертте (2:1).

Икенче периодның беренче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов гол кертте, алка видеокабатлаудан соң исәпкә алынды (3:1). Периодның соңгы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Мэттью Фрэттин гол кертте (4:1). Әлеге алкага китергән нәтиҗәле пасны сакчы Альберт Яруллин бирде, ул шулай Континенталь хоккей лигасында йөзенче очкосын җыйды.

Өченче период. Икенче минутта Эмиль Галимов алка кертте (5:1). Җиденче минутта «Витязь» уенчысы Святослав Гребенщиков гол кертте (5:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Билалов (Әхтәмов);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

Галиев — А. Галимов — Фрэттин, Юдин — Рукавишников;

Э. Галимов — Фисенко — Лукоянов, Фазылҗанов — Викстранд;

Дыняк — Галузин — Санников (Бровкин), Лямкин.

«Витязь»:

Ежов (Сапрыкин);

Макеев — Хауден — Сёмин, Пыленков — Катичев;

Гребенщиков — Бывальцев — Няттинен, Паутов — Лаюнен;

Шевченко — Чернов — Варфоломеев, Шинкевич — Головков;

Колтыгин — Квартальнов — Артюхин (Ларичев), Воробей.

«Ак Барс» киләсе уенын Балашихада үткәрәчәк. «Авангард» — «Ак Барс» матч 11 февраль көнне 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100