Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Канадалы Лекавалье Уфада "Ак Барс"ка җиңү китерде
Канадалы Лекавалье Уфада "Ак Барс"ка җиңү китерде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 февраль, "Татар-информ"). Кичә Казанның "Ак Барс" командасы Башкортстан башкаласында 4:3 исәбе белән җирле "Салават Юлаев" клубын җиңде. "Ак Барс"ның икенче период башлануга ук ике шайбага оттырып килүен искәртеп үтәргә кирәк. Хуҗаларда ике тапкыр да Сидякин аерылып торды. Әмма Архипов исәпне киметте, ә икенче 20 минут ахырында Зиновьев исә, исәпне тигезләде. Өченче периодта командалар шайбалар белән алмашты: "Ак Барс" командасының уенчысы Салей керткән алкага хуҗалардан Аншаков җавап бирде. Казанлыларга җиңүне өстәмә вакытның өченче минутында Лекавалье китерде. Нәтиҗәдә, "Ак Барс" ике очко җыйды һәм турнир таблицасында дүртенче урынны саклады.
Тольяттидә "Нефтехимик" матч буе җирле "Лада" белән бер дәрәҗәдә уйнады, әмма уен ахырында хуҗалар 2:1 исәбе белән җиңү шайбасын кертте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз