news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт спортчылары сумо буенча Татарстан чемпионатында призлы урыннар яулаган

Ярышларда Казан, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Әлмәттән 92 спортчы катнашкан.

Әлмәт спортчылары сумо буенча Татарстан чемпионатында призлы урыннар яулаган
http://almet-rt.ru/news/sport-2/45691

(Әлмәт, 3 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 27 декабрьдә Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында сумо буенча Татарстан республикасының беренче чемпионаты узган. Шәһәрнең ир-атлар җыелма командасы 2 урынны яулаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ир-ат спортчылар арасында Әлмәттән 1 урында Честиков Максим (100 кг), 2 урында Панамарев Руслан (70 кг), Айметов Ранис (100 кг), 3 урында Индирсов Рамир (115 кг).

Хатын-кызлар арасында Әлмәттән 1 урында Галиева Лиана (50 кг), Нуриева Айгөл (50 кг), Рискова Диана (65 кг), 2 урында Романова Ольга (80 кг), 3 урында Зелинкич Мелиса (80 кг), Миндиярова Сабина (65 кг).

Хатын-кызлар җыелма командасы тренеры — Нәфисуллина Эльмира Равил кызы.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100