УНИКС Евролигада өченче җиңүен яулады

Казан клубы үз мәйданчыгында "Милан"ны отты.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Казанның УНИКС клубы Евролиганың 10нчы турында "Милан"ны җиңде - 100:79.

УНИКС (Казан, Россия) – «Милан» (Милан, Италия) – 100: 79 (35:24, 22:19, 16:26, 27:10).

Иң нәтиҗәле уенчылар: УНИКС – Лэнгфорд (25), Джонсон (14), Параховский (16), Панин (18); «Милан» – Макклин (16), Драгич (10), Сандерс (10), Хикман (12).