Кукмараның полиция хезмәткәрләре картингта узышты

Чара соңында һәркем кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйланды.

(Кукмара, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). ЮХИДИ бинасы янында Кукмара районы Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең картинг буенча чемпионаты узды. Әлеге чара автомобильчеләр һәм Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынга һәм Кубокка район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев ия булды. Икенче урында – ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, 3 урында – бүлекнең тыл начальнигы вазыйфаларын башкаручы Марс Хисмәтуллин. Җиңүчеләргә медальләр, грамоталар тапшырылды.

Чара соңында һәркем кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйланды.