Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» хоккейчылары яңа сезонны бер алка да керттермичә җиңеп башлады
«Ак Барс» — «Йокерит» уены исәбе — 3:0.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы сезонның беренче уенында Хельсинкинең «Йокерит»ын 3:0 исәбенә җиңде.
Бүгеннән «Ак Барс» Континенталь хоккей лигасының яңа сезонында Гагарин Кубогы өчен көрәшне башлады. Матч «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
«Ак Барс»ның официаль сайтында язылганча, команда капитаны Данис Зарипов әлеге сезон аның профессиональ карьерасында соңгысы булачагын игълан иткән. Данис Зарипов бүгенге уенда бозга чыкмады, капитан вазифаларын Артём Лукоянов башкарды.
Беренче периодның сигезенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Панюков беренче алканы кертте (1:0). Унтугызынчы минутта, Казан командасы азчылыкта уйнаганда, Джордан Уил «Йокерит» капкасына гол кертте (2:0).
Икенче период. Унбишенче минутта Никита Дыняк исәпне 3:0 итте.
Өченче период голларсыз үтте.
Командалар составы:
«Ак Барс»
Бобков (Әхтәмов);
Кагарлицкий — Галимов — Тарасов, Рукавишников — Кэмпфер;
Воронков — Линдхольм — Коваленко, Лямкин — Янчевский;
Уил — Сафонов — Панюков, Юдин — Журавлёв;
Лукоянов — Бурмистров — Дыняк (Кателевский), Адамчук.
«Йокерит»
Линдбек (Ювонен);
Иконен — Шрёдер — О’Нилл, Линдбохм — Хольм;
Хянникяйнен — Коссила — Пакаринен, Грант — Фриман;
Савинаинен — Норман — Турунен, Кивистё — Скленичка;
Юнттила — Бьёрнинен — Анттила.
Киләсе уенда «Ак Барс» Пекинның «Куньлунь Ред Стар» командасы белән көч сынашачак. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 4 сентябрь 17:00 сәгатьтә башлана.
«Ак Барс» командасының социаль челтәрләреннән билгеле булганча, әлеге сезон Казан хоккей командасының 65 еллык юбилеена багышланачак. Команда зур бозга 1956 елда «Машстрой» исеме белән чыккан, «Ак Барс» исеме Казан хоккей командасына 1995 елда бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз