news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда үзизоляция режимыннан соң беренче күмәк йөгерү ярышлары узды

«ЗаБег.РФ» бөтенроссия ярыммарафонында 800гә якын кеше катнашты.

Казанда үзизоляция режимыннан соң беренче күмәк йөгерү ярышлары узды
ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанда үзизоляцияләү режимыннан соң беренче тапкыр күмәк йөгерү ярышлары узды. «ЗаБег.РФ» Бөтенроссия ярыммарафонында 800гә якын кеше катнашты. Оештыручылар ярыммарафонны имин уздыру өчен барлык кирәкле шартларны тудырды, әмма барысын да контрольдә тотарга мөмкин түгел иде.

«Бүген һава торышы катнашучылар өчен генә түгел, ә оештыручылар өчен дә көтелмәгән булды. Шуңа да карамастан, сагынган йөгерүчеләрне бу гына туктата алмый», — дип уртаклашты TIMERMAN йөгерүләр сериясе директоры Вадим Янгиров.

Йөгерү ярышлары 1 км, 5 км, 10 км һәм 21 км дистанцияләрдә узды. Барлык катнашучылар да ярышларга битлек һәм перчатка киеп килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100