Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бурмистров "Ак Барс"тан «Виннипег»ка күчте
Килешү ике елга исәпләнгән
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Казаның "Ак Барс" командасы һөҗүмчесе Александр Бурмистров НХЛ клубы «Виннипег Джетс» белән контракт имзалаган. Килешү ике елга исәпләнгән, дип хәбәр ителгән "барслар"ның "ВКонтакте"дагы төркемнәрендә.
"Ак Барс" клубына үткәргән ике ел, шулай ук командага һәм бөтен уеннар барышында теләктәшлек күрсәткән җанатарларга рәхмәт әйтәсем килә", - дигән хоккейчы.
Бурмистров соңгы ике сезонны "Ак Барс"та үткәрде. 2014/15 сезонда 23 яшьлек һөҗүмче КХЛ даими чемпионатының 53 матчында 26 (10 алка һәм 16 пас), плей-оффның 17 матчында 4 (1+3) очко туплаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз