news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова җыелма командада ничек шөгыльләнәчәге хакында сөйләде

Бүген фигуралы шуу остасы Россия җыелма командасына кушылды һәм бозда күнегүләрен башлап җибәрәчәк.

Алинә Заһитова җыелма командада ничек шөгыльләнәчәге хакында сөйләде
instagram.com/azagitova

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия (Көньяк Корея, Пхенчхан) чемпионы Алинә Заһитова Новогорскида җыелма команданың күнегүләр җыенында күнекмәләр ничек узачагы хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын мөмкин кадәр киметү өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнәчәк.

«Без тиешле дистанция саклыйбыз, битлек, перчатка киябез. Ябык бинада, ягъни чишенү бүлмәсендә кием алыштырмыйбыз. Барыбыз бергә җыелмыйбыз, киемне үзебезнең номерларда гына алыштырабыз. Номерда аерым яшибез», - дип белдерде Заһитова «Россия 1» телеканалы эфирында.

Шунысын да искәртик: Алинә Заһитова үзизоляция чорында Казанда булды, аннары Ижевскига китте. Анда ул 18 яшьлеген билгеләп үтте һәм үзенең беренче машина йөртү таныклыгын алды.

Узган елның декабрендә Заһитова спорт карьерасын туктатып торуы турында белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100