news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте

Открыткалар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы катнашында Континенталь хоккей лигасында плей-офф уеннары башлану уңаеннан татар телендә открыткалар чыгуы хакында хәбәр итте.

Республика Президенты шундый открыткаларның берсен Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган.

«Ак Барс» өчен җан атабыз һәм татар телен өйрәнәбез», — дип язган Миңнеханов.

Яңа открыткалар чыгару буенча әлеге проектны «Хатлар йорты» компаниясе гамәлгә ашыра. Аларның концепциясе татарча атамалар аша хоккейның асылын ачып бирүдән гыйбарәт. Открыткалардагы татарча сүзләр рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителгән.

Алар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруны максат итеп куя. Открыткаларда күренекле хоккейчыларның фотолары, шулай ук аларның култамгалары чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100