news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы мәктәпләренең җидесендә шахмат зонасы эшли

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов ярдәме белән Чирмешәннең 2нче мәктәбендә дә шахмат зонасы булдырдылар.

Чирмешән районы мәктәпләренең җидесендә шахмат зонасы эшли
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 2 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районда җиденче мәктәптә шахмат зонасы ачылды. Ул Республиканың гомум белем бирү учреждениеләрендә шахмат зоналары ачу буенча «Бердәм Россия» сәяси партиясенең махсус проекты кысаларында ачылды.

Депутат җибәргән бүләкләрне — өстәл, бер комплект өстәл шахматы, махсус сәгать һәм танылган шахматчыларның портретларын укучыларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды.

Әлеге мәктәптә укучылар — яшь шахматчылар бу интеллектуаль уен белән башлангыч сыйныфлардан ук шөгыльләнә башлый. Бәйгеләрдә дә еш катнашалар, уңышлары да бар. Аларның гади генә шахматлары булган, әлегә кадәр шуларда уйнаганнар. Хәзер 2нче мәктәпнең икенче катындагы коридорында шахмат зонасы булдырылды.

«Ай ахырына кадәр районның барлык мәктәпләрен дә шахмат зоналы итәргә ниятләп торабыз», — ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова.

Якын көннәрдә «Шешмаойл» җитәкчелеге тагын 10 мәктәпне шахмат зоналы итәргә ышандырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100