news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр мөселманнар арасында волейбол ярышлары булды

Бәйгедә республиканың 5 район командасы катнашты.

Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр мөселманнар арасында волейбол ярышлары булды
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 2 март, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр мөселманнар арасында волейбол ярышлары узды. Бу турыда Алабуга мөхтәсибәте хәбәр итә. 

Бәйгедә республиканың 5 районыннан - Алабуга, Түбән Кама, Чаллы, Сарман һәм Чирмешән командалары катнашты. Алабуга данын ярышта ике команда яклады. Бу турыда Алабуга мөхтәсибәте хәбәр итә. 

Барлык командалар да яхшы әзерлек күрсәтте. Беренче урын өчен көрәш аеруча киеренке барды. Нәтиҗәдә, Сарман командасы барлык көндәшләрен отып, беренчелекне яулады. 

Алабуганың мөселман командалары икенче һәм өченче урыннарга ия булды.

Алабуга районы мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов сүзләренчә, әлеге уеннарны уздыру максаты — республикада яшәүче мөселман дуслар белән күрешү, кардәшлек җепләрен ныгыту.

«Алабуга мөселман волейбол командасы төрле районнарга спорт ярышларына еш йөри. Үзебездә дә шундый мөмкинлек булгач, ярышларны үткәрү урыны табылгач, Алабугада да үткәрергә кирәк, дип карар кылдык», — дип сөйләде ул.

Катнашучыларга Алабуга мөхтәсибәте исеменнән кубоклар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100