news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Җәлил исемендәге мәктәптә билбау көрәше буенча төбәкара турнир узды

Турнирны Советлар Союзы Герое Муса Җәлил истәлегенә һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышладылар.

Мәскәүнең Җәлил исемендәге мәктәптә билбау көрәше буенча төбәкара турнир узды
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Узган ял көннәрендә Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәбендә яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча XIII төбәкара турнир узды. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Турнирны Советлар Союзы Герое Муса Җәлил истәлегенә һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышладылар.

Кунакларны һәм катнашучыларны Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, Мәскәү Татар автономиясе мактаулы президенты, Мәскәү шәһәр ветераннар советы рәисенең беренче урынбасары Рәсим Акчурин, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фәрисов, мәктәп директоры Роза Шакирова сәламләде.

Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Мәскәү мәктәпләреннән 9 яшьтән 17 яшькә кадәр 120 көрәшче катнашты.

Эмиль Фәйзуллин турнир йомгаклары буенча ике махсус номинациядә җиңгән Марат Әлимовка һәм Айрат Алиевка истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырды.

Ел саен үткәрелә торган чараны Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп администрациясе һәм Мәскәү шәһәре Билбаулы көрәш федерациясе тарафыннан расланган судьялар коллегиясе оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100