news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» — «Нефтехимик» сериясенең беренче уенында Казан командасы җиңде

Киләсе уен «Татнефть-Арена»да 4 март көнне 19:00 сәгатьтә башлана

«Ак Барс» — «Нефтехимик» сериясенең беренче уенында Казан командасы җиңде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда ике Татарстан хоккей командасы көч сынашты. Казанның «Ак Барс» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» командалары плей-офф этабының беренче уенында очрашты. Матч «Ак Барс» файдасына 4:1 исәбе белән төгәлләнде.

Плей-офф этабында командалар дүрт җиңүгә хәтле көч сынаша һәм җиңелүче команда төшеп кала.

Символик алка атуны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, «Ак Барс» хоккей клубы президенты Наил Маганов һәм «Нефтехимик» президенты Азат Бикмурзин башкардылар. Фәрит Мөхәммәтшин ике Татарстан командасының плей-оффта очрашуы бик истәлекле вакыйга икәнен әйтте һәм һәр командага да уңышлар теләде.

Әлеге матч «Ак Барс» уенчысы Степан Санников өчен Континенталь хоккей лигасында 600се булды.

Уенны карарга Казанның «Рубин» футбол командасы уенчылары һәм баш тренеры Леонид Слуцкий да килгән иделәр.

Беренче период. Сигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Меттью Фрэттин исәпне ачты (1:0). Унөченче минутта Эмиль Галимов «Нефтехимик» капкасына икенче алканы кертте (2:0). Унбишенче минутта «Нефтехимик» һөҗүмчесе Марат Хәйруллин гол кертте (2:1).

Икенче периодта алка кертүчеләр булмады.

Өченче период. Икенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глухов алка кертте (3:1). Унбишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Мэттью Фрэттин, үзенең икенче алкасын кертеп, дубль ясады (4:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Билалов (Мифтахов);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

Галиев — А. Галимов — Фрэттин, Рукавишников — Лямкин

Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Викстранд — Педан;

Тихонов — Воронков — Санников (Фисенко), Юдин.

«Нефтехимик»:

Барулин (Шарыченков);

Энлунд — Берглунд — Хәйруллин, Шәрипҗанов — Брынцев;

Порядин — Митчелл — Уайт, Мёрфи — Атюшов;

Серников — Куликов — Шиксатдаров, Волгин — Сергеев;

Хафизов — Шәрифьянов — Бикмуллин (Грошев), Пайгин.

Киләсе уен шулай ук Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда узачак. Матч 4 март көнне 19:00 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100