news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2023 елда Казанда УЕФА Суперкубогы өчен матч узачак

2023 елның августында «Ак Барс Арена» стадионында 2022/23 сезонының Чемпионнар лигасы һәм Европа лигасы җиңүчеләре уйнаячак.

2023 елда Казанда УЕФА Суперкубогы өчен матч узачак
архив

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). «Ак Барс Арена» стадионында 2022/23 еллар сезонында УЕФА Суперкубогы өчен матч узачак. Мондый карар бүген Амстердамда үткәрелгән УЕФА конгрессы нәтиҗәләре буенча кабул ителде.

Матч Казанда 2023 елның августында узачак.

Моннан тыш, 2022 елгы Суперкубок өчен матчны Хельсинкида Олимпия стадионында үткәрергә карар иттеләр, ә 2022 елгы Европа Лигасы финалы Будапештта «Пушкаш Арена»да узачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, УЕФА советына Россиядә 2018 елгы Дөнья чемпионатын үткәрү буенча оештыру комитетының элеккеге генераль директоры, ә хәзер РФ ВЭБ. үсеш дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары Алексей Сорокин керә.


news_right_1
news_right_2
news_bot