news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бокс буенча турнир башланды

Чаллыда бокс буенча турнир башланды

(Чаллы, 2 март, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Чаллыда КамАЗ төзелеше геройлары бүләгенә бокс буенча сигезенче Бөтенроссия турниры башланды. Быел ул Җиңүнең 60 еллыгына багышлана. Бу ярышны "Камгэсэнергострой" ААҖ үткәрә. Ачу тантанасына күп еллар дәвамында предприятиедә эшләгән Социалистик Хезмәт батырлары, сугышта катнашучылар һәм ветераннар чакырылган.

"Яр Чаллы" спорт комплексы рингында ярышлар 5 мартка кадәр дәвам итәчәк. Ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән 16-18 яшьтәге 44 яшь спортчы катнаша. Җиңүчеләр дипломнан тыш, Чаллының Бөек Ватан сугышында шәһәрне дан иткән Социалистик Хезмәт батырлары портретлары төшерелгән үзенчәлекле кубок-вазалар белән бүләкләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot