news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камилә Вәлиева сезонга 61,3 мең доллар акча эшләгән

Пекиндагы Олимпиадада җиңү яуласалар, фигуралы шуучыларга алтын медаль өчен — дүртәр миллион, көмеш өчен — 2,5 миллион һәм бронза өчен 1,7 миллион сум акча тапшырылачак.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Фигуралы шуу буенча Россия спортчылары агымдагы сезонда халыкара ярышларда чыгыш ясаган өчен суммар күләмдә 635 мең доллар (48,5 миллион сум) акча эшләгән.

Metaratings мәгълүматларына караганда, Казан кызы Камилә Вәлиева иң күп керемгә ия — 61,3 мең доллар, ягъни 4,7 миллион сум.

Бу исемлектә Камилә Вәлиевадан соң Анна Щербакова тора. Ул 52 мең доллар күләмендә керем алган. Өченче һәм дүртенче урыннарда Анастасия Мишина — Александр Галләмов спорт пары  (35,7 мең доллар) һәм Виктория Синицына — Никита Кацалапов бию дуэты (33,7 мең доллар).

Хәзер фигуралы шуучылар Пекинда узачак Олимпиадада. Ул 4-20 февральдә үтәчәк. Уеннарда җиңү яуласалар, аларга Россия спорт министрлыгыннан алтын медаль өчен — дүртәр миллион, көмеш өчен — 2,5 миллион һәм бронза өчен 1,7 миллион сум акча тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot