news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда катнаш көрәш буенча турнир этабын үткәрү планлаштырыла

Татарстан башкаласындагы этапның әйдәп баручысы UFC белән килешү төзегән Ринат Фәхретдинов булачак.

Казанда катнаш көрәш буенча турнир этабын үткәрү планлаштырыла
"Татар-информ" архивы

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанда катнаш көрәш буенча UAE Warriors турниры этабын үткәрергә телиләр.

«Ренат Фәхретдинов кебек әйдәп баручы белән без UAE Warriors турнирының бер этабын Казанда уздырырга тырышачакбыз. Турнирны оештыручылар белән телдән килештек инде», — дип хәбәр итте Татарстан спорт берлеге җитәкчесе Марат Капкаев «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Казандагы бәйгенең хейдлайнеры UFC белән килешү төзегән Ринат Фәхретдинов булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot