news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Иске Кади авылында «киез итекле» хоккей уйнадылар

Җиңүче команда уенчыларының һәрбересе акчалата бүләккә ия.

Чирмешән районының Иске Кади авылында «киез итекле» хоккей уйнадылар
Марат Гомәров

(Чирмешән, 2 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән мөхтәсибәте һәм районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Иске Кади авылында «киез итекле» хоккей ярышы үткәрделәр. Оештыручылар җиңүче командаларга акчалата бүләкләр дә әзерләгән.

Ярышта барлыгы җиде команда: Иске Кадидан — ике, Елховой, Чирмешән, Югары Чегодай, Кара Чишмә, Түбән Кәминкә авылларыннан мөселман яшьләре көч сынашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Алар киез итекләр киеп уйнадылар. Алка урынына исә теннис тубы идеЯрыштан соң мәктәп ашханәсендә табын көйләдек. Егетләр шунда вәгазь дә тыңлады», — ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов.

Ярышта Иске Кади командалары беренче һәм икенче булды, Кара Чишмә авылы егетләре — өченче урында. Җиңүче команда уенчыларының һәрбересе акчалата бүләккә ия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100