news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы Казан марафонына волонтерлар җыю башланды

Спортчыга финишка юлның барлык этапларында да волонтерлар ярдәм итәчәк.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Май аенда Казан марафонында катнашучылар шәһәрнең башкаланың төп урамнары буйлап йөгереп узачак, яшь катнашучылар үз көчләрен #timerkids һәм #timerbaby йөгерешләрендә сынап караячаклар. Хәзер волонтерлар җыю башланды.

Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, Timer Helpers командасы спортчыга финишка юлның барлык этапларында да ярдәм итә. Алар урнашу урынын күрсәтәчәк, старт пакетын бирәчәк, туклану ноктасында ярдәм итәчәк һәм финишта очрашачак.

Марафон волонтерлары 18 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Тим-лидерлар өчен Казанда яшәү мәҗбүри шарт булып тора. Бу этаплар Казанда уза.

Гаризаны 29 мартка кадәр @timer_helpers аккаунтында бирергә мөмкин.

«Объект: Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежы (Ташаяк ур., 2А, Казан шәһәре). Вакыты: 30 апрель һәм 1 Май — ике смена, 2 май — бер смена», диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100