news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь казанлыларны шугалакта шуу буенча остаханәдә катнашырга чакыралар

«Черек күл» паркында бушлай дәресләр узачак.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Яшь казанлыларны шугалакта шуу буенча остаханәдә катнашырга чакыралар. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тренировкаларда 4 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар катнаша ала.

«Остаханә дәресләре бушлай, бары тик тимераягы булмаган балаларга аны арендага алырга туры киләчәк», диелгән Пакрлар һәм скверлар дирекциясе хәбәрендә.

Чара 4, 6, 8 һәм 10 гыйнварда узачак. Беренче мастер-класс бүген, 11.00 сәгатьтә узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100