news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккей командасы "Ел җанатары" дип 95 яшьлек Фатыйма Шиһапованы атады

"Ак Барс" командасы узган елда булган вакыйгаларга йомгак ясады.

"Ак Барс" хоккей командасы "Ел җанатары"  дип 95 яшьлек Фатыйма Шиһапованы атады
ak-bars.ru

(Казань, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 95 яшьлек Фатыйма апа Шиһапова «Ак Барс» командасының «Ел җанатары» исеменә лаек дип табылган. Бу акбарслыларның еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясаганда билгеле булган. Бу турыда "Ак Барс" командасының рәсми сайты хәбәр итә.

Узган елның сентябрендә Өлкәннәр көне алдыннан Фатыйма апа яраткан командасының «Нефтехимик» белән уенын карарга килгән. Аңа килергә оныгы Энҗе булышкан. Моңа кадәр ул уеннарны бары тик өендә, телевизор каршында караган.

Ул чакта казанлылар нефтихимикларны 3:2 исәбенә җиңеп чыкты. Финал сиренасыннан соң Фатыйма апа яраткан кумиры -"Ак Барс" командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов белән очрашу бәхетенә иреште, диелә хәбәрдә.


"Татар-Информ" язып чыкканча, Данис Зарипов "Елның иң яхшы уенчысы" һәм "Ел татары" исемнәренә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100