news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт спортчысы грек-рим көрәше буенча федераль чемпионат призеры булды

Чемпионат 26-28 ноябрьдә Саранск шәһәрендә узды.

(Әлмәт, 1 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Олимпия резервы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче Сергей Надежин 97 килограммга хәтле авырлык категориясендә Идел буе федераль чемпионатының бронза призеры булды. Бу хакта район газетасы яза.

Әлеге төбәкара ярыш 2021 елда Ростов-Дон шәһәрендә узачак грек-рим көрәше буенча Россия чемпионатында катнашу өчен сайлап алу ярышы булып тора.

Әлмәт көрәшчесе Россия чемпионатында катнашу хокукын яулады. Сергей Россия Федерациясе җыелма командасына керде, диелә хәбәрдә.

Спортчының тренеры — Эдуард Гаджиев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100