news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада мөселманнар арасында VI республикакүләм спорт ярышлары узды

Барлык җиңүчеләргә Алабуга мөхтәсибәте исеменнән мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Алабуга районының Хлыстово авылында урнашкан спорт үзәгендә алтынчы тапкыр мөселман яшьләре арасында мөхтәсибәт призларына спартакиада узды. Бәйгедә республиканың 10 районыннан 120 кеше катнашты. Бу хакта Татарстанның Диния нәзарәте хәбәр итә.

Ярышларда катнашучыларны Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Чарада шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов, Яр Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнаштылар.

Ел саен үткәрелә торган ярышлар 4 төр: гер күтәрү, кул көрәше, командалар арасында мини-футбол һәм аркан тартышу буенча оештырылды. Чараныңтөп максаты булып танышу, кардәшлек җепләрен ныгыту, мөселманнарны арасында үзара тәҗрибә уртаклашу тора.

Барлык җиңүчеләргә Алабуга мөхтәсибәте исеменнән мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100