news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ярышлар узды

Республика еренчелеге ярышларында республиканың 8 командасы катнашты.

(Аксубай, 1 декабрь, «Татар-информ», «Аксубай»). Аксубайның «Юность» спорт залында баскетбол буенча финал уеннары узды. 18 яшькә кадәрле кызлар арасында ТР Беренчелеге ярышларына республикадан Питрәч, Яңа Чишмә, Буа, Ютазы, Алексеевск, Аксубай районнарыннан, Яр Чаллы, Кама Аланы шәһәрләре командалары җыелды. Бу хакта район газетасы яза.

Яр Чаллы командасы беренче урынны алды. Алексеевск кызлары икенче урында. Буа районы командасы өченче урынны яулады.

Семен Яругин тәрбияләнүчеләре, күп күнекмәләр булуга карамастан, финалга үтә алмадылар. Алар алтынчы урында, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100