news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» икенче тапкыр, бер алка да кертмичә, «Авангард»ка җиңелде

«Авангард» — «Ак Барс» уены исәбе — 3:0.

«Ак Барс» икенче тапкыр, бер алка да кертмичә, «Авангард»ка җиңелде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Бөтенроссия хоккей көнендә Казанның «Ак Барс» командасы Омск шәһәренең «Авангард» хоккейчыларына каршы уйнады. «Ак Барс» 0:3 исәбе белән җиңелде. Уен Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә узды. 23 ноябрь көнне узган уенда да «Ак Барск» Омск командасына шундый ук исәп белән җиңелгән иде.

Беренче период. Икенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Авангард» һөҗүмчесе Оливер Каски гол кертте (1:0).

Икенче период. Дүртенче минутта Корбан Найт «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (2:0). Уналтынчы минутта Казан командасы капкасына тагын бер алка керде, гол авторы — Вилле Покка (3:0).

Өченче периодта голлар булмады.

Командалар составы:

«Авангард»

  • Грубец (Бобков);
  • Костин — Найт — Хохлачёв, Шәрипҗанов — Емелин;
  • Буше — Зернов — Якупов, Береглазов — Покка;
  • Шумаков — Семёнов — Дедунов, Каски — Чудинов;
  • Яремчук — Потапов — Каблуков (Комаров), Гончаров.

«Ак Барс»

  • Билалов (Рейдеборн);
  • Галиев — Воронков — Зарипов, Юдин — Рукавишников;
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Яруллин — Викстранд;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Педан — Хенкель;
  • Дыняк — Кормье — Петров (Фисенко), Журавлёв.

3 декабрь көнне Түбән Камада «Нефтехим-Арена» боз сараенда «Нефтехимик» һәм «Ак Барс» командалары көч сыначашак. Уен 19:30 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100