news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей командасы үз бозында «Авангард»ны икенче тапкыр җиңде

«Ак Барс» — «Авангард» уены исәбе — 2:1.

«Ак Барс» хоккей командасы үз бозында «Авангард»ны икенче тапкыр җиңде
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасын 2:1 исәбенә җиңде.

Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Әлеге ике команда әле күптән түгел, 22 октябрь көнне, шулай ук Казан бозында очрашкан иде, ул вакытта да җиңүне «Ак Барс» яулады.

«Ак Барс» һәм «Авангард» командалары капитаннары Данис Зарипов белән Алексей Емелин кайчандыр бергә уйный иделәр, алар икесе дә — 2009 һәм 2010 елларда «Ак Барс» составында Гагарин Кубогын откан хоккейчылар.

Беренче период. Өченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Казан командасы сакчысы Стивен Кэмпфер исәпне ачты (1:0). Уен башында «Ак Барс» ике тапкыр, алтынчы артык уенчыны бозга чыгарып, кагыйдә бозды. 

Бу периодта алка моннан ары капкага кермәде, тик, ул боз мәйданыннан чыгып, трибунада утыручы Булат исемле малайның күкрәгенә эләкте. Булат куркыныч җәрәхәтләр алмады, шулай да табиблар аның янына килеп ярдәм күрсәтте. Период ахырында Булатка «Ак Барс» клубыннан бүләк тапшырдылар.

Икенче период голларсыз үтте. 

Өченче период. Сигезенче минутта «Авангард» сакчысы Вилле Покка исәпне тигезләштерде (1:1). Унберенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Даниил Тарасов гол кертте (2:1). Период ахырында Казан командасы азчылыкта калды, «Авангард» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды. Омск командасы хоккейчылары, алтау дүрт уенчыга каршы көрәшсәләр дә, «Ак Барс» капкасына алка кертә алмадылар.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Кагарлицкий — Галимов — Зарипов, Кэмпфер — Хенкель;
  • Тарасов — Уил — Петров, Юдин — Адамчук;
  • Панюков — Сафонов — Дыняк, Янчевский — Лучевников;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Кателевский), Рукавишников.

«Авангард»

  • Демченко (Грубец);
  • Цегларик — Дергачёв — Жарков, Шәрипҗанов — Покка;
  • Сошников — Найт — Якупов, Чистяков — Береглазов;
  • Брюквин — Прохоркин — Паре, Емелин — Каски;
  • Дедунов — Каблуков — Косов (Комаров).

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» — «Сибирь» матчы 4 ноябрь 17:00 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100