news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан башлыгының хатыны Уфада халыкара марафонда йөгерергә чыкты

Уфада бишенче халыкара марафонда республика башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин да катнашкан.

Башкортстан башлыгының хатыны Уфада халыкара марафонда йөгерергә чыкты
bashinform.ru

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Уфада бүген узган бишенче халыкара марафонда танылган кешеләр дә катнашты. Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның хатыны Каринә Хәбирова да йөгерергә чыкты. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

"Башка марафончылар белән бергә стартка Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручының хатыны Каринә Хәбирова чыкты. Кызгылт сары футболкаларда шулай ук республика башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, төбәк хөкүмәте вице-премьеры вазифаларын башкаручы Ленара Иванова һәм башка түрәләр бар иде, диелә бу хәбәрдә.

Шулай ук супер герйолар — Тимер Кеше һәм Бэтмен да булган. Йөгерешчеләргә көч бирергә Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, комментатор Дмитрий Губерниев, театр һәм кино актеры Александр Носик, популяр башкаручы Доминик Джокер килгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot