Актанышның Пучы балалар иҗат үзәге грант акчасына спорт җиһазлары сатып алган

Бүген яңа уку елына әзерлек кысаларында җиһазларны урнаштыра башладылар.

(Актаныш, 1 август, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актаныш районы Пучы авылындагы балалар иҗат үзәге «Татнефть» грантлар бәйгесендә катнашып җиңүгә иреште.

Укытучы-остазлар Чаллыдагы спорт инвентарьлары сатыла торган кибеттән грант акчасына җиһазлар алып кайтты. Бүген яңа уку елына әзерлек кысаларында җиһазларны урнаштыра башладылар.