news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда төрле гаскәрләр ветераннары арасында йөзү буенча район беренчелеге булды

Германиядә совет гаскәрләре төркеме ветераннары җиңү яулады.

Аксубайда төрле гаскәрләр ветераннары арасында йөзү буенча район беренчелеге булды
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 1 август, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). «Дельфин» ябык йөзү бассейнында йөзү буенча район беренчелеге узды, анда Совет Армиясе һәм Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән ир-атлар катнашты. 

18-29 яшьлекләр арасында ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә Искәндәр Исмәгыйлев (чик буе гаскәрләре) җиңү яулады. Икенче урынны Алексей Охотников (РВСН) яулады. 

40-49 яшьлекләр арасында беренче булып финишка Шамил Гыйниятуллин йөзеп килде. Иң күп катнашучылар 50-59 яшьлекләр категориясенә керде. Монда финишка беренче Василий Крмаков (ГСВГ), икенче Валерий Сулбаев (ГСВГ), өченче Рәмис Айзатуллин (РВСН) килде. 

Шәхси ярыштан тыш, төрле гаскәрләр командалары арасында эстафета узды. Беренче урында — Германиядә совет гаскәрләре төркеме ветераннары, икенчедә — чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән, өченчедә стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннар. 

Хәрби-Диңгез флоты көнен бәйрәм итүгә багышланган барлык төр гаскәрләр ветераннары арасында йөзү буенча район беренчелегендә катнашучыларны Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов котладылар. Алар ярышларда катнашканнары өчен рәхмәт белдерделәр һәм барысына да грамоталар һәм медальләр тапшырдылар. 

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин дә чарада катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул хәрби-патриотик эштә актив катнашканы, яшьләрдә патриотизм һәм Туган илгә мәхәббәт тәрбияләүгә керткән өлеше өчен генерал-майор Анатолий Молоствовка Мактау грамотасы тапшырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100