news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта Беренче канал операторлары кышкы Олимпиадага әзерләү турында сюжет төшерде

2022 елда Казан Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарын кабул итәчәк.

Мамадышта Беренче канал операторлары кышкы Олимпиадага әзерләү турында сюжет төшерде
«Нократ»

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Мамадышта Беренче канал операторлары булды. Корреспондентлар җирле спортчыларның алдагы Бөтендөнья кышкы Олимпиадага ничек әзерләнүләре турында сюжет төшерде. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

2022 елда Казан Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарын кабул итәчәк. Аларда бөтен дөньядан 2 мең спортчы катнашуы көтелә. Ярышлар атлетлар өчен үсеш үзенчәлекле уздырыла. Катнашучылар арасында Мамадыш коррекцион мәктәп-интернат укучылары да чыгыш ясаячак.

2018 елда Чикагода юнифайд-футболда җиңү нәтиҗәсендә мамадышлылар Махсус Олимпиадада катнашу мөмкинлегенә ия булды.

Россиядә мондый уеннарның әле үткәрелгәне булмады. Әмма илдә махсус олимпия хәрәкәте 20 елдан артык үсеш ала һәм Россия атлетлары чит илдә уңышлы чыгыш ясый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100