news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова Россия җыелма командасы тренировкаларына 2 июньдә кушылачак

25 майда Новогорскида илнең Олимпия җыелма командасы коронавирус пандемиясе шартларында эшне яңадан башлап җибәрде.

Алинә Заһитова Россия җыелма командасы тренировкаларына 2 июньдә кушылачак
instagram.com/azagitova

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова иртәгә Россия җыелма командасы тренировкаларына кушылачак. 2 июньдә фигуралы шуу остасы Мәскәү өлкәсендә урнашкан Новогорскига киләчәк. Анда шул ук исемдәге укыту-тренировка үзәгендә җыелма команда составында шөгыльләнәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

25 майда Новогорскида илнең Олимпия җыелма командасы коронавирус пандемиясе шартларында эшне яңадан башлап җибәрде. Үзәктә Россиянең төп һәм юниорлар җыелма командалары составына керүче Этери Тутеридзе төркеменең барлык фигуристлары эшли.

Исегезгә төшерәбез, Алинә Заһитова үз-үзеңне изоляцияләү чорында Казанда булды. Аннары ул Ижевскига китте. Анда ул 18 яшьлеген билгеләп үтте һәм машина йөртү таныклыгын алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100