news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы дүрт уенчысы белән хушлашты

Клубтан Эмиль Галимов, Мэтт Фрэттин, Олег Ли һәм Ессе Виртанен китте.

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы дүрт уенчысы белән хушлашты
«Ак Барс» клубының матбугат хезмәте

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей командасы рәсми рәвештә клубтан дүрт уенчы китүе хакында хәбәр итте. Команданың социаль челтәрләрендә шундый мәгълүмат дөнья күргән.

«Уенчыларның клуб белән төзелгән килешүе төгәлләнде. Без Эмиль Галимов, Мэтт Фрэттин, Олег Ли һәм Ессе Виртаненга рәхмәт белдерәбез һәм алдагы карьераларында уңышлар теләп калабыз!» - дип хәбәр итә «Ак Барс» клубының матбугат хезмәте.

Барлык хоккейчылар да клубка узган сезонда килде. Виртанен 24 матчта катнашты һәм өч нәтиҗәле пас бирде, Фрэттин 60 матчта 11 алка кертте һәм 22 ассист ясады, Галимов 51 матчта бозга чыкты, 17 гол кертте һәм сигез нәтиҗәле пас бирде, Ли 29 матчта катнашты, өч алка кертте һәм алты нәтиҗәле пас бирде.

«Татар-информ» агентлыгы якын көннәрдә Эмиль Галимовның СКА хоккей клубы белән ике еллык килешүгә кул куячагы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100