news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова Казанга килде

Казанда Алинә Заһитова ике атна карантинда утырачак.

Алинә Заһитова Казанга килде
https://www.instagram.com/azagitova/

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Казанга килде. Шушы көннәрдә Instagram челтәрендә Татарстан башкаласында сәүдә үзәкләренең берсендә төшкән фоторәсеме пәйда булды.

Кичә Алинә Заһитова Instagram челтәрендә өй күнегүләре видеосын күрсәтте.

"Өйдә калыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Яхшы кәефтә калу өчен, һичшиксез, спорт белән шөгыльләнегез", - дип язды спортчы.

Алинә Заһитовага Казанда, ким дигәндә, ике атна карантинда үткәрергә туры киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100