«Казаночка» чирек финалда оттырудан старт алды

4 апрельдә Казанда ике җиңүгә кадәр сериянең икенче матчы уза

  (Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). «Казаночка» баскетболчылары суперлига командалары арасында Россия чемпионаты чирек финалында җиңелүдән старт алды.
Бүген Казан баскетболчылары кунакта 74:77 исәбе белән Омскиның “Нефтяник-Авангард” клубына оттырды.
4 апрельдә Казанда ике җиңүгә кадәр сериянең икенче матчы уза.
«Нефтяник-Авангард» (Омск) – «Казаночка» (Казан) – 77:74 (21:12, 20:22, 15:20, 21:20).