news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә кызы дзюдо буенча төбәкара республика турнирында бронза яулады

Ярышлар Уфада узган ял көннәрендә узды.

Бөгелмә кызы дзюдо буенча төбәкара республика турнирында бронза яулады
http://bugulma-tat.ru/

(Бөгелмә, 2 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). 28 февральдә Уфа шәһәрендә 2009–2010 елгы кызлар арасында дзюдо буенча төбәкара республика турниры булды

Бу ярышларга Пермь, Төмән, Чиләбе, Саранск, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Башкортстан һәм Татарстаннан иң яхшы дзюдочылар җыелды.

Киеренке көрәштә «Факел» спорт мәктәбендә тренер Ильдар Фәттахов җитәкчелегендә шөгыльләнүче Динара Нечепоренко бронза медаль яулады, ә аның кулдашы Робия Әбдерахманова үз авырлык категориясендә бишенче булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100