«Ак Барс» хоккей командасы уеннарын карарга йөрүчеләр саны буенча яңа рекорд куйды

Даими чемпионат нәтиҗәләре буенча Казан командасы катнашындагы уеннарны 7 188 кеше караган.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Даими чемпионат нәтиҗәләре буенча Казанның «Ак Барс» командасы Континенталь хоккей лигасында алар катнашындагы уеннарны карарга йөрүчеләр саны буенча яңа рекорд куйды. Команданың һәр уенына 7 188 тамашачы килгән. Бу турыда Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ак Барс» матчларын даими рәвештә барлыгы 222 мең 828 кеше караган, ә бу сезонда «Татнефть Арена»дагы матчларга 7 446 җанатар килгән.