Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан чаңгычыларын Россия Кубогында җиңүләре белән котлады
Президент Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенә күпьеллык хезмәт нәтиҗәләре өчен рәхмәт әйтте.

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенә телеграмма юллады. Анда ул чаңгычыларны һәм тренерларны Россия Кубогында җиңүләре белән котлады. Президент Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясен күпьеллык хезмәт нәтиҗәләре өчен мактады.
«Республиканың Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең бөтен коллективын, спортчыларны һәм тренерларны чаңгы узышлары буенча Россия Кубогында искиткеч җиңүләре белән котлыйм. Татарстан спортчыларының көндәшләрен очко буенча шактый артта калдыруы шатланырлык һәм горурланырлык. Бу республикада чаңгы спортын үстерү буенча күпьеллык эш нәтиҗәләре хөрмәткә, сәләтле спортчыларга һәм тренерларга ярдәм итүгә лаек», — диелгән хәбәрдә.
Шулай ук федерация президенты эшенә дә бәя бирелде: «Үз хезмәтләре белән алтын, көмеш һәм бронза медаль алучыларга, кубокны янә Татарстанга кайтаручыларга рәхмәт. Алга таба да актив эшчәнлек республиканың спорт данын арттырсын, ә талантлы җитәкче һәм оештыручы Илшат Фәрдиевнең абруе зур канәгатьлек хисе тудырсын».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз