news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда алты ябык футбол манежы төзеләчәк

2022 елда Биектау, Минзәлә, Нурлат, Мамадыш, Алабуга һәм Буада спорт корылмалары төзергә ниятлиләр.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Татарстанның алты торак пунктында ябык футбол манежлары төзеләчәк.

 2022 елда Биектау, Минзәлә, Нурлат, Мамадыш, Алабуга һәм Буада спорт корылмалары төзү планлаштырыла. Бу хакта республиканың футбол федерациясе хәбәр итә. 

Моңа кадәр 20Х40 метр зурлыктагы ясалма кырлы футбол манежларын төзү өчен урынны Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы Татарстанның Футбол федерациясе белән берлектә билгеләгән иде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot