news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә Герой генерал Иван Конев истәлегенә чаңгы ярышы булды

Җиңүче командалар кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Чирмешәндә Герой генерал Иван Конев истәлегенә чаңгы ярышы булды
Марат Гомәров

(Чирмешән, 1 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешәннең Советлар Союзы Герое Иван Конев истәлегенә мәктәп укучылары арасында узган чаңгы ярышрында район мәктәпләреннән 28 команда катнашты.

Яшь спортчылар район үзәгендәге Сабан туе паркында әзерләнгән чаңгы юлларын эстафета рәвешендә үтте. Дүрт кешелек команда вәкилләренең һәрберсе стадионнан старт алып, парк капкасы яныннан әйләнеп, берәр километр араны узарга тиеш иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Төп, тугызъеллык мәктәпләр ике кыздан һәм ике егеттән торган катнаш командалар тупладылар. Алар арасында җиңүчеләр — Шешминка мәктәбе укучылары. Урта мәктәпләр арасында, кызлардан беренче — Чирмешән кадетлар мәктәп интернаты, егетләрдән Иске Элмәле командасына тиңнәр булмады», — ди ярышны оештыручы, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова.

Җиңүче командалар кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100