news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Спорт йолдызлары Татарстан пособиелары алачак

^Спорт йолдызлары Татарстан пособиелары алачак

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Фәрит Җиһангиров). Спортның Олимпия төрләре буенча Россия яки СССР җыелма командалары составында югары нәтиҗәләргә ирешкән, 20 елдан ким түгел хезмәт стажы булган ТР спортчыларына дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан ТР Министрлар Кабинеты ай саен бирелә торган гомерлек дәүләт пособиеләрен раслау турында карар кабул итте, дип хәбәр итә ТР Яшәләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте. Олимпия уеннары чемпионнарына 7 мең сум күләмендә, Олимпия уеннары призерлары һәм дөнья чемпионнарына 5 мең сум күләмендә, Аурупа чемпионнарына 4 мең сум күләмендә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100